+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
24 Май 2023, 13:39

Маратны күрмәдегезме?

Нефтекамада 27 яшьлек Марат Гатин югалган.

Маратны күрмәдегезме?Маратны күрмәдегезме?
Маратны күрмәдегезме?
Нефтекамада 19 майда 27 яшьлек Марат Гатин югалган, дип хәбәр ителә "Лиза Алерт. Башкортстан" эзләү төркеменең "ВКонтакте" социаль челтәрендәге сәхифәсендә.

Югалган кешенең билгеләре: буе 170 сантиметр, уртача гәүдәле, кара чәчле һәм кара-яшел күзле. Югалган көнне ул кара-зәңгәр футболка, кара спорт чалбары һәм соры аяк киеме кигән булган. Аның кара рюкзагы да булган.

Марат Гатинның кайда булуы турында мәгълүматка ия булган һәркемгә 89961011846, 89823391609 яки 112 телефоннары буенча шалтыратуны сорыйлар.

Фото: gorobzor.ru сайтыннан.

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас