

Биредә янгын сүндерү системасы һәм кондиционер урнаштырылган бинаны ремонтлау тәмамлана. Моннан тыш, көтү зонасының мәйданы арттырылды.
Үзәк бүлеге мөдире Гөлшат Кәримова сөйләгәнчә, офиста клиентларга хезмәт күрсәтү өчен 7 тәрәзә эшли. Барлыгы 468 төр хезмәт күрсәтү оештырылган.
Ел башыннан биредә яшәүчеләрдән барлыгы 20 мең тирәсе гариза эшкәртелгән. Көтү вакыты уртача 2 минуттан артмый. Иң популяр хезмәт - күчемсез милеккә хокукларны теркәү.
Фото: glavarb.ru