

Майдан алып биредә балалар бүлекчәсе базасында сәламәтлегьк мөмкинлеге чикле балалар өчен «Китап докторы» китапханә терапиясе үзәге эшли. Әлеге проект “Кече шәһәрләрнең мәдәни мозаикасы” III Бөтенрусия конкурсында җиңүче булды һәм 500 мең сум грант алды. Авыргазының үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Айгөл Газиева аңлатканча, бүлеп бирелгән акчаларга дәресләр һәм мастер-класслар үткәрү өчен җиһазлар сатып алганнар.
Радий Хәбиров балалар белән үткәрелгән дәресләрнең ничек баруын карады, аларның әти-әниләре белән аралашты. Ул билгеләп үткәнчә, балалар шөгыльләнә торган китапханә биналарын ремонтлау буенча кирәкле йөкләмәләр бирәчәк.
Радий Хәбиров районның мактаулы гражданы, республиканың атказанган төзүчесе Георгий Орловның чуваш милли-мәдәни үзәген булдыру тәкъдимен хуплады.
- Мишкә авылында менә дигән мари милли-мәдәни үзәге эшли, ә хәзер Тәтешледә без удмурт үзәген реконструкцияләүгә керештек. Авыргазы районы хакимияте башлыгына чуваш үзәген урнаштырырга мөмкин булган бинаны сайлап алырга кушам. Анда, һичшиксез музей, концертлар уздыру залы булырга тиеш. Көз көне шулай ук Толбазыда чуваш үзәкләре активистлары һәм җәмәгатьчелек катнашлыгында киңәшмә үткәрергә тәкъдим итәм, - диде Радий Хәбиров.
Фото: glavarb.ru