+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
25 Май 2023, 05:10

31 градус эсселеккә түзәрбезме?

Төбәк синоптиклары ял көннәренә фаразларын җиткерде.

31 градус эсселеккә түзәрбезме?31 градус эсселеккә түзәрбезме?
31 градус эсселеккә түзәрбезме?
Быел җәй бик иртә башланмакчы. Май аенда бу кадәр эсселекне күргән юк иде әле. Башкортстанда агымдагы атна ахырына кадәр һава торышы эссе көннәр белән сөендерәчәк.

“Башгидрометүзәк”тән хәбәр итүләренчә, бүген, 25 майда, явым-төшем көтелми. Җил талгын исәчәк. Һава температурасы көндез +26,+31 градуска кадәр күтәрелә.

26 һәм 27 майда, җомга һәм шимбә көннәрендә, яңгырлар көтелми. Җил көньяк-көнчыгыштан, көньяктан, төнлә талгын, көндез уртача тизлектә исәчәк. Термометр баганалары төнлә +10,+15, көнчыгышта +5 градус, көндез +26,+31 градуска кадәр күрсәтәчәк.

Якшәмбе, 28 майда, шулай ук, явым-төшем көтелми. Һава температурасы төнлә +22, иртәнге якта +13, көндез +31 градус һәм кичен +29 градус тәшкил итәчәк.

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас