+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
25 Май 2023, 15:38

Павловкада янгын-тактик өйрәнүләр узды

Бүген Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров Нуриман районының Павловка авылында эзләү-коткару отряды өчен яңа бина ачты һәм янгын сүндерү-коткару отряды техника паркын карады, шулай ук янгын-тактик өйрәнүләрдә катнашты.

Павловкада янгын-тактик өйрәнүләр уздыПавловкада янгын-тактик өйрәнүләр узды
Павловкада янгын-тактик өйрәнүләр узды

Эзләү-коткару отрядының яңа бинасы конструкциясе каркастан һәм сэндвич-панельләрдән тора, бу елның салкын вакытында җылылык югалтуны киметә. Ведомствода Андрей Назаров йөкләмәсе буенча штат саны 16дан 22 кешегә кадәр арттырылган. Отрядта 4 сменалы дежурлык каралган.

- Яңа коткару бүлекчәсе өчен 11 берәмлек махсус техника - югары үтемле автомобильләр, каргизгеч һәм квадроцикл, 4 йөзү чарасы, шул исәптән "Пиранья-4" аэрокөймәсе сатып алынды. Отрядны төзү һәм җиһазлауга 106 миллион сумнан артык акча бүленде. Төп бурыч - гомерләрне саклап калу өчен ярдәм итү, - дип ассызыклады Премьер-министр.

Шулай ук бүген Күмертау авиация предприятиесе җитештергән "Ка-32А11ВС " янгын һәм коткару вертолетын кулланып, янгын-тактик өйрәнүләр узды. Берничә минут эчендә «Ястреб» шартлы янгынны сүндерде.

Фото: pravitelstvorb.ru

Автор:Денис Таваев
Читайте нас