13 яшьлек Дарья Короткова югалуы турында бүген язган идек. Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, кыз баланы полиция белән берлектә волонтерлар тапкан.
“Дарьяны исән-сау килеш Чудинов урамы тирәсендәге посадкада табылды. Әлеге вакытта вакыйганың барлык сәбәпләре ачыклана”, – дигәннәр ведомствода “Башинформ” мәгълүмат агентлыгына.
Фото: "Башинформ" агентлыгы