+14 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegramЯRus
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
26 Май , 20:51

Хакерлар инвестиция сабантуе сайтына һөҗүм иткән

Украина хакерлары «Урал аръягы» Бөтенрусия инвестиция сабантуеның рәсми сайтына DDоS-атака оештырды.

Хакерлар инвестиция сабантуе сайтына һөҗүм иткән
Хакерлар инвестиция сабантуе сайтына һөҗүм иткән

Бу көннәрдә Сибайда «Урал аръягы» Бөтенрусия инвестиция сабантуе уза. Бүген Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировның чыгышын трансляцияләгән вакытта инвест-сабантуйның рәсми сайтына Украина хакерлары һөҗүм итте, нәтиҗәдә сайтта Украина IT-армиясе баннеры барлыкка килде. Техник хезмәтләр DDоS-хөҗүмне кире какты, сайтның функционалы тергезелде.

Исегезгә төшерәбез, кичә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров үзенең телеграмм-каналында Украина оборона министрына башкортларның ни өчен сугышуын аңлатты. Аны без социаль челтәрләргә урнаштырдык. Бәхәскә Доставалов исемендәге батальон взводларының берсенең командиры Ринат Култоманов, полк имамы Хәмзә хәзрәт Хафизов һәм Даян Мурзин исемен йөртүче иреклеләр батальоны сугышчылары кушылды.

Фото: forum-zauralye.com

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас в