+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
26 Май 2023, 22:58

Кәрим Хәкимовның истәлеге мәңгеләштереләчәк

Бүген Сибайда «Урал аръягы» Бөтенрусия инвестиция сабантуе мәйданчыгында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров "Хәкимов клубы" утырышында катнашты. Дискуссиянең модераторы Русия Чит илләр эшләре министрлыгының махсус йөкләмәләр буенча илчесе Олег Озеров булды.

Кәрим Хәкимовның истәлеге мәңгеләштереләчәк
Кәрим Хәкимовның истәлеге мәңгеләштереләчәк

"Хәкимов клубы" танылган дипломат Кәрим Хәкимов хөрмәтенә аталган. Башкортстанда туган, ул гарәп илләрендә совет Русиясенең беренче Тулы вәкаләтле вәкиле була һәм гарәп-фарсы дөньясы белән яхшы мөнәсәбәтләр урнаштыруга зур өлеш кертә.

Радий Хәбиров утырышта катнашучыларны сәламләде һәм аны Башкортстанда, Кәрим Хәкимовның туган җирендә уздыру карары өчен рәхмәт белдерде.

- Безнең якташыбызны халыкара берлектә бик хөрмәт иттеләр һәм бәяләделәр. Ул, чыннан да, безнең илнең бөек дипломатлары пантеонына керә. Кәрим Хәкимовның язмышы фаҗигале була. Ул репрессияләнә һәм атып үтерелә. Аның калдыклары кайда ятканын белмибез. Шуңа күрә безнең өчен Кәрим Хәкимов белән бәйле барлык нәрсәләрнең бүген яңадан тергезелүен башлапп җибәрү мөһим, - дип ассызыклады Радий Хәбиров.

Төбәк җитәкчесе республика Башкортстан һәм гомумән Русия үсеше өчен күп эшләгән якташларның истәлеген мәңгеләштерүе хакында белдерде.

Русия Чит илләр эшләре министрлыгының махсус йөкләмәләр буенча илчесе Олег Озеров Кәрим Хәкимовның дипломатик эшенең актуальлеге Русия Көнчыгыш илләре белән актив хезмәттәшлекне үстергәндә яңа әһәмияткә ия булуын билгеләп үтте.

- Бездә күп дәүләтләр белән мөнәсәбәтләрнең бай тарихы бар һәм бу төбәктә Русия дипломатиясенә нәкъ менә Кәрим Хәкимов нигез салды, - диде Олег Озеров.

Утырышта катнашучылар Кәрим Хәкимовның истәлеген мәңгеләштерү һәм мирасын саклау мәсьәләләре, шулай ук Русия һәм гарәп дөньясы арасындагы халыкара мөнәсәбәтләрне үстерүнең актуаль аспектлары турында фикер алышты.

Фото: glavarb.ru

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: