+14 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegramЯRus
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
26 Май , 14:35

Республикабыз кунагына истәлекле бүләк бирделәр

Китап ярминкәсендә Президент Владимир Путинның ярдәмчесе Владимир Мединскийга «Красная Башкирия» (хәзерге «Республика Башкортостан») гәзитенең архив полосасының күчермәсен бүләк иттеләр.  

Республикабыз кунагына истәлекле бүләк бирделәр
Республикабыз кунагына истәлекле бүләк бирделәр

Анда шагыйрь һәм публицист Илья Эренбургның Бөек Ватан сугышы елларында башкортларның батырлыклары турында мәкаләсе бар.

"Китап-байрам” ярминкәсе кунагы Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров һәм мәдәният министры Әминә Шәфыйкова белән бергә республика гәзитләрендә һәм журналларында архив мәкаләләренең күчермәләре белән танышты.

Владимир Мединский төрле елларда «Республика Башкортостан» гәзитендә басылган танылган совет шагыйрьләре һәм язучылары, аерым алганда, 1942 елда башкортларның батырлыкларын сурәтләгән Илья Эренбург мәкаләсе белән кызыксынды.
Кунак бүләккә архив материалының күчермәсен бик теләп кабул итте.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас в