+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
26 Май 2023, 14:20

“Уфа илебезнең китап башкаласы дип аталырга лаеклы“

Бүген Уфада “Китап-байрам” Халыкара китап ярминкәсе ачылды. Тантанада республика Башлыгы Радий Хәбиров катнашты.  

“Уфа илебезнең китап башкаласы дип аталырга лаеклы“
“Уфа илебезнең китап башкаласы дип аталырга лаеклы“

Төбәк җитәкчесе башта күргәзмә экспозицияләрен, стендларны, тирмәләрне карап йөрде. Ул мәгърифәтче Акмулла һәйкәленә чәчәкләр салды, Башкортстанның чигелгән картасы белән танышты.
Һәркем үз тирмәсендә республика Башлыгын үзенең матбугат чаралары, китаплары, иҗаты, эшләре белән таныштырып калырга ашыкты, бүләкләрен тапшырды, истәлеккә фотога төште.


Ярминкә тантаналы шартларда Уфаның совет мәйданында ачылды. Нәкъ менә китап ярминкәсе ачылган көнне Радий Хәбиров башлангычы белән Башкортстанга уникаль тарихи китапның кайтуы мөһим вакыйга булды, аның оригиналы 100 ел элек Уфада булган иде инде. Бу - Госманның Изге Коръәненең кулъязма күчермәсе, Ташкентта Коръән музеенда сакланган шул ук китапның бердәнбер алтын күчермәсе.


— Дөресен әйтим, мин бүген бик дулкынланам. Бу чараны оештырганда килеп чыгармы, юкмы, кешеләр килерме, кызык булырмы, дип уйладык. Ә бүген без һәр майның соңгы атнасында Уфада «Китап-байрам» Халыкара китап ярминкәсе узачагын игълан итәбез. Безне хуплаган һәркемгә: Русия Язучылар берлеге рәисе Николай Ивановка һәм барлык кадерле дусларыбызга рәхмәт сүзләрен бик теләп әйтәм. Белоруссия, Үзбәкстан, Кыргызстан, Казахстаннан безгә килгән делегацияләргә, китап нәшриятларына - аерым рәхмәт сүзләрем. Безнең форум чыннан да халыкара булды. Һәрвакыт үз алдыңа югары максатлар куярга кирәк. Минемчә, Уфа илебезнең китап башкаласы дип аталырга лаеклы, - диде Башкортстан Башлыгы, бәйрәм кунакларын сәламләп.


Чарада шулай ук Русия Президенты ярдәмчесе, Русиянең тарихи мәгариф буенча ведомствоара комиссиясе рәисе Владимир Мединский, Русия Язучылар берлеге идарәсе рәисе, язучы һәм публицист Николай Иванов, Русия Китап нәшриятлары ассоциациясе президенты Константин Чеченев, Беларусь Республикасы Язучылар берлеге рәисе урынбасары Елена Стельмах, Баш мөфти, Русия мөселманнарының Үзәк диния назәрәте рәисе Тәлгать хәзрәт Таҗетдин; Башкортстанның республика мөселманнары Диния назәрәте рәисе, мөфтие Айнур хәзрәт Биргалин катнаштылар.
Башкортстанга китап ярминкәсенә җыелучыларны Русия мәдәният министры Ольга Любимова видеоэлемтә аша сәламләде.

Китап бәйрәме кысаларында Русиянең Беларусь Республикасындагы Сәүдә вәкиллеге каршындагы Башкортстан вәкиле Константин Климин ярдәмендә З. Биишева исемендәге "Китап" нәшрияты белән "Беларусь" нәшрияты, шулай ук Башкортстан һәм Беларусь Язучылар берлекләре арасында мәдәни хезмәттәшлек турында килешүләргә кул куелачак.


«Китап-байрам» Халыкара китап ярминкәсе өч көн дәвам итәчәк. Чаралар бер үк вакытта берничә мәйданчыкта оештырыла.
Бу вакыйга республикада беренче тапкыр Язучылар берлеге башлангычы һәм Башкортстан Башлыгы һәм Хөкүмәт ярдәме белән оештырылды.

 

“Уфа илебезнең китап башкаласы дип аталырга лаеклы“
“Уфа илебезнең китап башкаласы дип аталырга лаеклы“
“Уфа илебезнең китап башкаласы дип аталырга лаеклы“
“Уфа илебезнең китап башкаласы дип аталырга лаеклы“
“Уфа илебезнең китап башкаласы дип аталырга лаеклы“
Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: