-3 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
27 Май 2023, 17:15

“Китап-байрам”да мөһим килешүләргә кул куелды

Бүген “Китап-байрам” Халыкара ярминкәсе кысаларында Авыл хуҗалыгы министрлыгының Колонналы залында үткән “түгәрәк өстәл”дә нәшер итүдә интеграция проблемалары, иң яхшы проектларны популярлаштыру, китап сату эше, китапханәләр роле мәсьәләләре турында сөйләшенде.  

“Китап-байрам”да мөһим килешүләргә кул куелды
“Китап-байрам”да мөһим килешүләргә кул куелды

Чара мөһим килешүләргә кул куюдан башланды. Зәйнәп Биишева исемендәге «Китап» нәшрияты «Беларусь», «Таглим» (Кыргызстан Республикасы) һәм «Алтын цака» (Казахстан) нәшриятлары белән хезмәттәшлек итәчәк.

Шулай ук хезмәттәшлек турында үз ниятләрен Башкортстан Язучылар берлеге рәисе Айгиз Баймөхәммәтов һәм Белоруссия Язучылар берлеге вәкиле имзалар белән ныгыттылар. Килешү әдәби басмалар, китаплар, журналлар белән алмашуны, ике республика делегацияләренең сәфәрләрен һәм әдәби туризм өлкәсендә уртак маршрутлар эшләүне күздә тота.

“Түгәрәк өстәл”дә чыгыш ясаучылар нәшер итү эшендәге нечкәлекләр, заманча проектлар, укчыларны җәлеп итү юллары турында сөйләде.
Казан кунагы, “Татар китап нәшрияты” предприятиесенең генеральный директоры Илдар Сәгъдәтшин Уфадагы китап ярминкәсенең югары дәрәҗәдә оештырылуын билгеләде. Үз чыгышында ул аудиокитаплар чыгару проектын булдыру турында сөйләде, Казанда әдәби кафе һәм әдәби ресторанның уңышлы эшләвен билгеләде һәм башка мәсьәләләргә тукталды.

Чарада шулай ук Ижевск, Сыктавкар, Екатеринбург, Махачкала һәм башка шәһәрләрдән килгән кунаклар чыгыш ясады. Видеоэлемтә аша бәйләнешкә керүчеләр дә булды.

Автор фотолары.

“Китап-байрам”да мөһим килешүләргә кул куелды
“Китап-байрам”да мөһим килешүләргә кул куелды
“Китап-байрам”да мөһим килешүләргә кул куелды
“Китап-байрам”да мөһим килешүләргә кул куелды
“Китап-байрам”да мөһим килешүләргә кул куелды
“Китап-байрам”да мөһим килешүләргә кул куелды
“Китап-байрам”да мөһим килешүләргә кул куелды
“Китап-байрам”да мөһим килешүләргә кул куелды
Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: