+13 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
29 Май 2023, 22:33

Калтасы ягында икенче көн янгын белән көрәшәләр

28 майдан Калтасы районында янгын сүндерүчеләр табигый янгынны сүндерергә тырыша. Янгын Краснокама районының Куян авылыннан 4-6 чакрым ераклыкта котыра. Янгын мәйданы 6 гектар тирәсе тәшкил итә. Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, вәзгыять контроль астында.

Калтасы ягында икенче көн янгын белән көрәшәләр
Калтасы ягында икенче көн янгын белән көрәшәләр

Янгынны сүндерүгә 3 бульдозер, 3 трактор, 6 янгын сүндерү автоцистернасы, ирекле янгын сүндерү командалары җәлеп ителгән. Янгын сүндерүдә урындагы халык та актив ярдәм итә.

Ярдәм итү өчен урынга республика янгын-коткару вертолеты җибәрелгән. Барлыгы 82 кеше, 15 берәмлек техника җәлеп ителгән.

Яну учакларын локальләштергән саен көчләрне һәм чараларны иң катлаулы участокларга күчерү башкарыла. Һәлак булучылар, зыян күрүчеләр юк. Вәзгыять контрольдә тотыла, торак пунктка куркыныч янамый.

Фото: Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсенең матбугат хезмәте.

Автор:Денис Таваев
Читайте нас: