

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсе республикада көчле җил һәм яшенле яңгыр яварга ихтималлыгы турында кисәтү ясады.
Ведомство мәгълүматлары буенча, 30 майда төбәк территориясендә яшенле яңгыр явуы һәм көчле җил булуы көтелә. Моннан тыш, аерым районнарда янгын хәвефе сакланачак.
Әгәр дә сез яшенле яңгыр вакытында урамда булсагыз, телефонны һәм башка гаджетларны сүндерергә кирәк. Шулай ук, агачлар астында яшеренмәскә киңәш ителә. Яшен вакытында сулыкларда су коену да куркыныч.
Фото: gorobzor.ru сайтыннан.