+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
30 Май 2023, 14:45

Халыкара төзелеш чемпионатында көчегезне сынап карагыз!

Санкт-Петербургта 17-20 октябрьдә «Экспофорум» конгресс-күргәзмә үзәге мәйданчыгында Башкортстанның төзелеш компанияләре III Халыкара төзелеш чемпионатында (World Construction Championship, WCC) катнаша алачак.

Халыкара төзелеш чемпионатында көчегезне сынап карагыз!Халыкара төзелеш чемпионатында көчегезне сынап карагыз!
Халыкара төзелеш чемпионатында көчегезне сынап карагыз!

Чараны Русия Федерациясе Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгы, «Росатом» атом энергиясе буенча дәүләт корпорациясе «Газпром инвест» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять һәм «Русия - мөмкинлекләр иле» автоном коммерциягә карамаган оешмасы ярдәмендә оештырачак.

- Республикада төзелеш һөнәренең абруен күтәрү - бу чемпионатта беренче урында торган бурычыбыз. Мондый чаралар хезмәтнең сыйфатын яхшырта, хезмәт династияләрен формалаштыра. Без хезмәттәшләребез белән тәҗрибә уртаклашу, яңа технологияләр һәм компетенцияләр белән танышу, тармак үсешенә үз кыйммәтле өлешебезне кертү өчен бу уникаль мөмкинлеккә шат, - дип ассызыклады республика төзелеш һәм архитектура министры вазыйфаларын башкаручы Ридәл Сәетов.

Фото: pravitelstvorb.ru

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас