

Янгын 20,3 гектар мәйданда локальләштерелгән, димәк, таралу юк. Бүген янгынны шулай ук вертолеттан сүндерделәр, барлыгы 23 тапкыр су ташылды - бу якынча 87 тонна су.
Янгын урынына иртә белән Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Башкортстан буенча Баш идарәсенең Аэромобиль төркеме килде: 32 кеше, 5 техника берәмлеге. Янгынны бетерүдә барлыгы 53 кеше һәм 27 берәмлек техника катнаша. Шулай ук сүндерүдә 300гә якын битараф булмаган урындагы кеше катнаша. Торак пунктка куркыныч янамый.
Фото: Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсенең матбугат хезмәте.