+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
31 Май 2023, 10:08

Июньдә ял көннәре күп булачак!

Бәйрәм көннәрен ничек үткәрергә уйлыйсыз?

Июньдә ял көннәре күп булачак!Июньдә ял көннәре күп булачак!
Июньдә ял көннәре күп булачак!

Башкортстанның Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы хәбәр иткәнчә, Русия Федерациясе Хезмәт кодексының 112нче мәддәсе нигезендә 12 июнь - Русия көне буларак билгеләнә.

Моннан тыш, Башкортстан Республикасы Хөкүмәтенең 2022 елның 26 сентябрендәге 567 санлы карары нигезендә агымдагы елда 28 июнь дә ял көне буларак игълан ителде. Бу көнне мөселманнар Корбан гаетен бәйрәм итә. Бәйрәм чәршәмбегә туры килү сәбәпле, сишәмбе, 27 июньдә, эш көне бер сәгатькә кыскара.

Шулай итеп, 10, 11, 12 һәм 28 июнь көннәре Башкортстан Республикасында ял көннәре булып санала.

Фото: stock.adobe.com

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас