

Янгын периметры буйлап чокыр каршылыклары үткәрелгән, юллар кебек табигый киртәләр дә бар. Сүндерү буенча эшләр дәвам итә.
Янгынны сүндерү өчен вездеходлар һәм квадроцикллар, ә Уфадан "Ка-32" янгын сүндерү-коткару вертолёты җәлеп ителгән. Янгынны сүндерү вакытында гомум массасы 89 тоннадан артык булган 23 тапкыр су сибү рейслары башкарылган.
Янгын сүндерүдә Уфа вакыты буенча 16.00 сәгатькә барлыгы 84 кеше һәм 22 берәмлек техника катнаша. 400гә якын битараф булмаган кеше актив ярдәм итә.
Фото: Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсенең матбугат хезмәте.