+17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
1 июнь 2023, 16:40

Балалар “Ягымлы елмаю” бәйрәменә җыелды

Мостай Кәрим исемендәге башкала скверында Халыкара балаларны яклау көненә багышланган бәйрәм узды.

Балалар “Ягымлы елмаю” бәйрәменә җыелды
Балалар “Ягымлы елмаю” бәйрәменә җыелды
1 июньдә Мостай Кәрим исемендәге башкала скверында Халыкара балаларны яклау көненә багышланган күңелле һәм чагу “Ягымлы елмаю” балалар бәйрәме узды.
Бәйрәмне Башкортстан Торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы, Уфа шәһәренең Ленин районы хакимияте, Торак-коммуналь хуҗалык профсоюзы оештырды. Чараны үткәрүдә партнерлык ярдәмен «Башкоммунприбор» акционерлар җәмгыяте, «Башкортостан» Дәүләт концерт залы, «Юрта» компаниясе, «Дом без забот» җәмгыяте күрсәтте.

— Республикабызның барлык кечкенә халкына сәламәтлек, тынычлык, игелек һәм истә калырлык җәйге каникуллар телим. Балаларыбызның балачагы шатлыклы, кайгысыз, бәхетле булсын. Гаиләләрдә һәрвакыт иминлек һәм бәхет булсын. Кечкенә уфалыларның тормышта һәрвакыт игелекле эшләр генә башкаруларын телим! - диде торак-коммуналь хуҗалык министры вазыйфаларын башкаручы Ирина Голованова, чарада катнашучыларны сәламләп.

Бәйрәмнең кунагы — алып баручы, блогер, ике бала әнисе Гүзәл Галимова булды. Бәйрәм мәйданчыгында Башкортстан Республикасы спорт көрәше федерациясе вице-президенты, грэпплинг һәм джиу-джитсу буенча күп тапкыр дөнья чемпионы Джеффри Монсонның пәйда булуы чарада катнашучылар өчен көтелмәгән хәл булды. Ул паркта балалар белән бик теләп фотога төште.

Бәйрәмгә әти-әниләре торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә эшләүче балалар чакырылган иде, шулай ук бәйрәм чараларында скверда ял итүче һәм теләгән һәркем катнаша алды. Алар арасында Фәридә Садриева да бар, ул бәйрәмгә оныгы Артур белән килгән. Хатын 43 ел торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә эшләгән һәм әле дә 29нчы ЖЭУда эшләвен дәвам итә. Бәхетле нәнәйнең җиде оныгы һәм бер оныкчыгы бар.

Яшь артистлар һәм аниматорлар барысына да якты эмоцияләр һәм яхшы кәеф бүләк итте. Бәйрәм чараларында 200дән артык бала катнашты. #ДОБРО_МЖКХРБ акциясе кысаларында балаларның иң яраткан тәм-томын — туңдырманы бушлай тарату оештырылды.

Фото: house.bashkortostan.ru


Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: