+17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
1 июнь 2023, 15:30

Балаларга ярдәм итү — дәүләтнең төп өстенлеге

Бүген Халыкара балаларны яклау көне билгеләп үтелә.

Балаларга ярдәм итү — дәүләтнең төп өстенлеге
Балаларга ярдәм итү — дәүләтнең төп өстенлеге
Безнең илдә гаиләгә һәм балаларга ярдәм итү — дәүләтнең төп өстенлеге. Башкортстанда баласы туган һәр гаилә дә дәүләт ягыннан матди ярдәмгә өмет итә ала. Бу ата-аналарның финанс хәленә һәм балалар санына бәйле түгел. Шул ук вакытта кайбер категорияләр — күпбалалы, аз керемле гаиләләр, ялгыз аналар, инвалид балаларның ата-аналары, махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаилә әгъзалары өстәмә финанс ярдәмгә өмет итә ала. Төбәк ярдәм чаралары турында — https://inlnk.ru/57MXMJ сылтамасы аша кереп укырга мөмкин.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировның 2022 елның 11 октябрендәге боерыгы белән махсус хәрби операциядә катнашучы гаиләләр өчен 30дан артык ярдәм чарасы эшләнгән. Алар балалар туклануы һәм белем бирү хезмәтләреннән алып транспортка һәм медицина тәэмин итүенә кадәр күп юнәлешләргә кагыла.
 
 
Алина Сабитова фотосы.

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: