Шаран районында Түбән Зәет авылында яшәүче 24 яшьлек кешенең гомере өзелгән. Яшь кеше мотоциклы белән идарә итә алмаган һәм юл читенә чыгып очкан.
Республика Дәүләт автоинспекциясенең матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, үлемгә китерүче авария кичә, 30 майда, булган. Авария нәтиҗәсендә авыл кешесе авыр җәрәхәтләр алган. Аның йөрәге ашыгыч ярдәм машинасында туктаган.
Бу факт буенча тикшерү башланган.
Фото: bash.news