+17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
1 июнь 2023, 23:08

Уфада мини-футбол буенча ярышлар үтте

Бүген Уфада прокуратура һәм балалар үзәге командалары арасында мини-футбол буенча иптәшләрчә матч узды.

Уфада мини-футбол буенча ярышлар үтте
Уфада мини-футбол буенча ярышлар үтте

Халыкара балаларны яклау көнендә Шаһит Ходайбирдин исемендәге гаилә тәрбиясенә ярдәм үзәгендә традиция буенча прокуратура оештырган балалар өчен бәйрәм узды.

Сәламләү сүзе белән республика прокуроры Игорь Пантюшин чыгыш ясады. Ул балаларны бәйрәм белән котлады, аларга бүләкләр тапшырды, ә ярышларда катнашучыларга уңышлар һәм гадел уеннар теләде. Чарада Башкортстанда Бала хокуклары буенча вәкил Ольга Панчихина, шулай ук гаилә, хезмәт һәм социаль яклау министры Ленара Ивановаа катнаштылар.

Балалар өчен мастер-класслар һәм конкурслар оештырылды, барлык теләүчеләргә аквагрим ясалды. Бәйрәм дусларча чәй эчү һәм күңелле флешмоб белән тәмамланды.

Фото: Башкортстан Прокуратурасының матбугат хезмәте.

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: