-3 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
2 июнь 2023, 21:11

Башкортстан туризмы үсеш юлында

Бүген Республика йортында төбәк Башлыгы Радий Хәбиров төбәкнең туристик-рекреация тармагын үстерү мәсьәләләре буенча киңәшмә уздырды. Катнашучылар эре проектларны гамәлгә ашыру барышы, шулай ук республика халкын һәм кунакларын инфраструктура объектлары һәм кызыксындыру нокталары булдыруда яңа башлангычлар турында фикер алышты.

Башкортстан туризмы үсеш юлында
Башкортстан туризмы үсеш юлында

Киңәшмә башында Уфа хакимияте башлыгы Ратмир Мәүлиев шәһәрнең үзәк өлешендәге туристик кодны формалаштыру турында хәбәр итте. Ул сөйләгәнчә, агымдагы елда Башкортстан башкаласы Русия Икътисади үсеш министрлыгы конкурсында җиңүчеләр исәбенә керде. Конкурс нәтиҗәләре буенча Уфа федераль бюджеттан 208,8 миллион сум субсидия алган. Аларны шәһәрнең туристлык үзәген төзекләндерүгә җибәрергә планлаштыралар.

Ратмир Мәүлиев билгеләп үткәнчә, Уфа урамнарында туристлык навигациясенең өстәмә билгеләре, милли стильдәге сәүдә-ярминкә нокталары, туристлык-мәгълүмат үзәкләре, стереоскоплар һәм бинокльләр, шулай ук фотозоналар, яктылык һәм архитектура объектлары барлыкка киләчәк. Радий Хәбиров объектларның сыйфатына һәм эстетикасына аерым игътибар бирергә кушты.

Чарада төбәкнең эшкуарлык һәм туризм министры Рөстәм Афзалов эре тармак проектларын гамәлгә ашыруның арадаш нәтиҗәләрен тәкъдим итте. Шуларның иң зурысы - “Актив озын гомерлелек. Туризм”. Агымдагы елның 1 июненә бу программада 6,8 мең пенсионер катнашты. Ел ахырына кадәр ул 20 мең кешене колачлаячак.

Халыкта «Башкортстанда һәм Беларусьта озын гомерлелек» проекты проекты зур популярлык белән файдалана. Мәсәлән, агымдагы елның апрель башыннан Минскига бару өчен 1,4 меңгә якын пенсионер гариза биргән. Төбәктә «Мәктәп туризмы» федераль проекты да үсеш ала. Бу елның 1 июнендә анда 9,5 мең укучы катнашты. Радий Хәбиров шулай ук «Башкортстанда һәм Абхазиядә озын гомерлелек» проектын оештырырга кушты.

Киңәшмәдә катнашучылар «Торатау» һәм «Янгантау» республика геопаркларын үстерү планнары турында фикер алышты.

Фото: glavarb.ru

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: