+18 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
2 июнь 2023, 20:02

Башкортстанда спорт чаралары һәрвакыт иң югары дәрәҗәдә уза

Бүген Республика йортында төбәк Башлыгы Радий Хәбиров Русиянең Паралимпия комитеты башкарма комитеты рәисе Павел Рожков белән очрашты. Ул Уфага Физик культура һәм спортны үстерү мәсьәләләре буенча төбәк советы утырышында катнашу өчен килде.

Башкортстанда спорт чаралары һәрвакыт иң югары дәрәҗәдә уза
Башкортстанда спорт чаралары һәрвакыт иң югары дәрәҗәдә уза

Көн тәртибендә - адаптив спортны үстерү, Башкортстанда паралимпиячеләр катнашлыгында төрле дәрәҗәдәге ярышларны оештыру һәм уздыру мәсьәләләре.

Русиянең Паралимпия комитеты башкарма комитеты рәисе төбәк җитәкчелегенә адаптив спортны үстерүнең актуаль мәсьәләләренә игътибар иткәне өчен рәхмәт белдерде. Павел Рожков ассызыклаганча, Башкортстан - илнең Паралимпия җыелма командасы өчен терәк регион.

- Без Паралимпия комитеты һәм профильле федерацияләр белән тыгыз хезмәттәшлек итәбез. Гомумән алганда, адаптив спортка зур игътибар бирәбез. Уртак тырышлык белән без сәламәтлеге мөмкинлекләре чикле кешеләрнең даими рәвештә физкультура һәм спорт белән шөгыльләнүенә ирешә алдык. Моның өчен шартлар республиканың барлык муниципалитетларында да диярлек булдырылды. Иң мөһиме - без Паралимпия спорты үсешенә, барыннан да элек, максатлы күрсәткечләрдән генә түгел, ә кешеләрнең сәламәтлеге күзлегеннән дә карыйбыз, - диде Радий Хәбиров.

Әйтик, агымдагы елның июлендә Башкортстанда ишетү сәләте бозылган спортчылар арасында җәйге Сурдлимпия уеннары башлана. Радий Хәбиров ассызыклаганча, төбәк зур спорт форумын үткәрүгә тулысынча әзер.

- Барысы да фикеренчә, Русиядә Паралимпия хәрәкәте башкаласы, ватаны - Башкортстан. Атлетларга, бигрәк тә спортка санкцион басым вакытында ярдәм итүегез өчен зур рәхмәт. Дус илләрдән катнашучыларны чакырып, без бик күп ачык ярышлар үткәрәбез. Аларның үзләрен уңайлы хис итүләре мөһим. Күпсанлы чараларны Уфа һәм республика кабул итә. Ярышлар сездә һәрвакыт иң югары дәрәҗәдә уза, - дип билгеләде Павел Рожков.

Фото: glavarb.ru

Автор:Денис Таваев
Читайте нас: