+26 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
2 июнь 2023, 21:55

Физик культура һәм спортны үстерү советы яңа бурычлар билгеләде

Бүген Республика йортында төбәк Башлыгы Радий Хәбиров Башкортстан Башлыгы каршындагы Физик культура һәм спортны үстерү мәсьәләләре советының чираттагы утырышын уздырды. Анда Русия спорт министры урынбасары Алексей Морозов, Русиянең Паралимпия комитеты башкарма комитеты рәисе Павел Рожков, илнең әйдәп баручы атлетлары һәм тренерлары катнашты.

Физик культура һәм спортны үстерү советы яңа бурычлар билгеләде
Физик культура һәм спортны үстерү советы яңа бурычлар билгеләде

Көн тәртибендә - физик культура һәм спорт өлкәләренең санлы трансформациясе, профильле норматив базаны актуальләштерү, Паралимпия хәрәкәтен үстерү һәм спортка махсус хәрби операция ветераннарын җәлеп итү. Башкортстан Башлыгы үз чыгышында әлеге юнәлешләрдә эшләүнең актуаль бурычларын билгеләде.

- Безнең өчен республикада спортны һәм физкультураны үстерү мәсьәләләре буенча фикер алышу мөһим. Хәзер без спорт инфраструктурасын актив ныгытабыз. Соңгы елларда гына да без Рима Баталова исемендәге спорт әзерлеге үзәген, Светлана Хоркина исемендәге гимнастика үзәген, ябык футбол манежын ачтык. Ишкәкле слалом комплексы, Көрәш сарае һәм Фехтование үзәге төзелешен дәвам итәбез. Русия Хөкүмәтенә төзелешләребезгә, Ишкәкле слалом комплексының 2нче чиратын төзүгә, республикада Олимпия резервы училищесын булдыру проектына финанс ярдәме күрсәткәне өчен рәхмәт белдерәбез, - дип билгеләп үтте Радий Хәбиров.

Төбәк җитәкчесе адаптив спортны үстерү темасына аерым игътибар бирде. Барлыгы республикада 248 меңнән артык инвалид яши. Узган ел нәтиҗәләре буенча, адаптив физик культура һәм спорт белән системалы рәвештә шөгыльләнүчеләр өлеше 27 проценттан артып китте.

- Совет утырышы алдыннан без Павел Рожков белән республиканың Русия Паралимпия комитеты белән хезмәттәшлеге юнәлешләре турында сөйләштек. Безнең фикеребез төп мәсьәләдә туры килә - Башкортстан бу мөһим өлкәдә Русия төбәкләренең берсе булырга тиеш, - диде Радий Хәбиров.

Фото: glavarb.ru

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: