+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
2 июнь 2023, 06:25

Җәй башында безне нинди һава торышы көтә?

Синоптиклар июнь аена фаразларын җиткерде.

Җәй башында безне нинди һава торышы көтә?Җәй башында безне нинди һава торышы көтә?
Җәй башында безне нинди һава торышы көтә?
Русиянең “Гидрометүзәге” мәгълүматлары буенча, июнь ае Башкортстанда җылы булыр дип көтелә. Һаваның уртача айлык температурасы нормадан 1 градуска югарырак фаразлана (уртача айлык температура нормасы +17,4 градус). Айлык явым-төшем норма тирәсендә булырга тиеш (норма 50-70 мм).

“Башгидрометүзәк”тә хәбәр итүләренчә, җомга көнне, 2 июньдә, урыны белән кыска вакытлы яңгырлар, яшенле яңгыр явачак. Җил көньяктан, көньяк-көнчыгыштан талгын, аерым районнарда җилнең көчәюе көтелә. Һава температурасы көндез +24,+29 градус, көньякта +33 градуска кадәр күтәреләчәк.

Шимбә һәм якшәмбе, 3 һәм 4 июньдә, урыннарда кыска вакытлы яңгырлар узачак, яшен көтелә. Җил көньяк-көнбатыштан, көнбатыштан талгын, урыны белән көчәючән. Термометр баганалары төнлә +13,+18, төньяк-көнбатышта +8 градус, көндез +22,+27, көньякта +32 градуска кадәр күрсәтәчәк.

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас