Бүген, 5 июньдә, "Башгидрометүзәк" синоптиклары фаразлавынча, республикада кыска вакытлы, яшенле яңгырлар булачак. Төньяк-көнчыгыштан уртача тизлектә җил исәчәк. Төнлә һава температурасы +10, +15 градус булачак. Көндез һава +20, +25, көньяк районнарда +32 градуска кадәр җылыначак.
Иртәгә, 6 июньдә, үзгәрешләр көтелми. Явым-төшем һәм кайвакыт яшенле яңгырлар булачак. Җил юнәлешен үзгәртми төньяк–көнчыгыштан. Төнлә һава температурасы +10, +15, көндез +19, +24, көньякта +30 градуска кадәр күтәреләчәк.
Фото: gorobzor.ru