Бүген, 6 июньдә, көндез кыска вакытлы яңгырлар, урыны белән боз да явуы көтелә. Шулай ук көчле җил исәргә мөмкин. Һава температурасы төнлә +10,+12, көндез +17, +22 градус булачак.
Иртәгә, 7 июньдә, төнлә һәм көндез кыска вакытлы яңгырлар явачак, аерым районнарда яшенле яңгыр көтелә. Җил уртача тизлектә исәчәк. Кайбер районнарда - көчле җил. Һава температурасы төнлә +8,+ 13 градус тәшкил итәчәк, ә көндез термометр баганалары +17, +22 градус күрсәтәчәк.
Фото: gorobzor.ru сайтыннан.