

6 июнь төнендә Илеш районының Теләпән авылында җитди янгын чыккан, дип хәбәр иттеләр Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсендә.
Фаҗига урынына ашыгыч хезмәтләр чыга. Биредә алар агач йортның януын ачыклый. Янгынны сүндерү барышында 47 яшьлек һәлак булган хатын-кыз гәүдәсе табылган.
Әлеге вакытта фаҗига урынында махсус белгечләр эшли һәм янгынның сәбәпләрен ачыклый.
Фото: gorobzor.ru сайтыннан.