Фикер алышу алдыннан төбәк Башлыгы шәһәр хуҗалыгы өлкәсендә перспективалы эшләнмәләр белән танышты.
Әйтик, Уфа шәһәре хакимияте һәм "Ростелеком" компаниясе юл инфраструктурасын мониторинглау системасын тәкъдим итте. Мобиль комплексны җиңел машинада урнаштырганнар, ул видеокүзәтү камералары белән җиһазландырылган һәм юл өслегенең дефектларын терки. Ясалма интеллект системасы алынган мәгълүматны эшкәртә һәм аны тиешле категорияләр буенча бүлә. Автоматика чокырларның барлыгын билгели, юл билгеләренең, яктырту баганаларының, бордюрларның торышын бәяли.
Хакимият бинасында Радий Хәбиров Уфаның шәһәр төзелеше эшчәнлегенә һәм перспективалы проектларына багышланган күргәзмәне карады. Аерым алганда, эре төзүчеләр яңа торак комплекслары концепциясен тәкъдим итте. Республика Башлыгы бер үк вакытта социаль инфраструктура объектларын - балалар бакчаларын, мәктәпләрне һәм поликлиникаларны әлеге территорияләрдә проектлау кирәклеген ассызыклады.
Төзелеш өчен яңа мөмкинлекләр Уфаның көнбатыш өлешендә «Забелье» микрорайонында инженерлык челтәрләре төзелеп беткәч ачылачак. Бу территориядә перспективалы торак фонды 16 млн кв. м тәшкил итә.
Киңәшмәдә төбәк җитәкчесе Уфаның Башкортстанның башка муниципалитетларына үсеш трендларын бирүен ассызыклады.
- Шәһәрдә эшкә сәләтле, нәтиҗәле команда формалашкан дип әйтергә мөмкин. Уфада яшәүчеләрне борчыган күп кенә мәсьәләләр буенча сез карарлар табасыз. Бу эшегез өчен рәхмәт, - диде Радий Хәбиров. - Әлбәттә, проблемалы темалар күп кала, аларны хәл итәргә кирәк. Һәм республика бу юнәлештә ярдәм итәчәк.
Киңәшмәнең төп темасы - Уфаның 450 еллыгына әзерлек, ул 2024 елда билгеләп үтеләчәк. Радий Хәбиров хәл ителергә тиешле мәсьәләләр белән таныштырды.
- Вакыт тиз үтә. Уфа үсешенә дә без бик җитди чаралар юнәлтәбез, - диде Радий Хәбиров. - Шәһәр юбилеена "хроник чир"ләрне дәваларга, яңа объектлар төзергә, коммуналь инфраструктураны тәртипкә китерергә, заманча урам-юл челтәрен, тулаем уңайлы шәһәр мохитен булдырырга кирәк.
Фото: glavarb.ru