+28 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
7 Июня 2023, 06:30

Салкыннар озакка килдеме?

Төбәк синоптиклары алдагы көннәргә фаразларын җиткерде.

Салкыннар озакка килдеме?Салкыннар озакка килдеме?
Салкыннар озакка килдеме?
Кичә республикада урыны белән яңгырлар явып үтте, көчле җил котырды, хәтта кайбер районнарда боз-борчак яуды. Алдагы көннәрдә Башкортстанда уртача җылы һава торышы сакланачак, дип хәбәр итә төбәк синоптиклары.

Бүген көндез кыска вакытлы яңгырлар явып үтәчәк. Җил төньяк-көнбатыштан, төньяктан уртача, урыны белән көчәючән. Көндез һава температурасы + 18, +23 градус торачак.

8 июньдә явым-төшемсез, көндез республиканың төньягында кыска вакытлы яңгырлар, яшен көтелә. Җил төньяктан, көнбатышка күчүчән, талгын исәчәк, көндез төньякта көчле җил көтелә. Һава температурасы төнлә +4,+9 градус, көндез +20, +25 градус тәшкил итәчәк.

9 июньдә төнлә урыны белән бераз яңгыр явачак, көндез яңгыр көтелми. Җил көнбатыштан талгын исәчәк, көндез көчәючән. Һава температурасы төнлә +5,+10 градус, көндез +18,+23 градус җылы булачак.

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас