Бүген, 8 июньдә, көндез Башкортстанның төньяк районнарында кыска вакытлы яңгырлар явуы көтелә. Җил төньяктан уртача тизлектә исәчәк. Һава температурасы көндез +20,+25, төнлә +5, +10 градус тәшкил итәчәк.
Иртәгә, 9 июньдә, төнлә бераз яшенле яңгыр явуы көтелә. Җил көнбатыштан уртача тизлектә исәчәк. Кайбер районнарда көчле җил булырга мөмкин. Һава температурасы төнлә +5,+10, көндез +18,+23 градус булачак.
Фото: gorobzor.ru сайтыннан.