22 майда Мәчетле районында 67 яшьлек Фәүзия Сергодеева югалган. Бу хакта «ВКонтакте» социаль челтәрендәге «Башрегионспас» төркемендә хәбәр ителә.
Югалган кешенең билгеләре: буе - 165 сантиметр, ябык гәүдәле, чәчләре ак төстә. Югалган көнне ул яшел куртка, кара чалбар һәм зәңгәр сланцы кигән булган.
Хатын-кызның туганнары аның кайдалыгы турында мәгълүматка ия булган һәркемне 8-937-31-02-112, яки 112 телефоннарына буенча шалтыратуларын сорыйлар.
Фото: gorobzor.ru