+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
9 июнь 2023, 17:03

Хакимияттә хатын-кызлар саны артырмы?

«Хатын-кыз бәхете территориясе» форумында "түгәрәк өстәл"дә чыгыш ясап, Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров катнашучыларның сорауларына җавап бирде. Аерым алганда, ул Дәүләт җыелышы-Корылтайга көзге сайлаулардан соң хатын-кыз депутатлар санын арттыру ихтималы турындагы фикере белән уртаклашты. Бу хакта "Башинформ" хәбәр итә.

Хакимияттә хатын-кызлар саны артырмы?Хакимияттә хатын-кызлар саны артырмы?
Хакимияттә хатын-кызлар саны артырмы?

Төбәк җитәкчесе искәрткәнчә, бүген Башкортстанның ике районы башлыгы - хатын-кыз һәм республика алар белән горурлана.

- Дәүләт органнарында, парламентта хатын-кызларның булуы - игелек. Мин һәрвакыт әйтә килдем, хатын-кыз күпкә җаваплырак, кырыс шартларга чыдам һәм шактый компетентлы. Һәм без сайлаулар турында сөйләгәндә, мин беркайчан да хатын-кызларга, яшьләргә билгеле бер квота бирергә кирәк дигән позициядә тормадым. Шулай да хатын-кызның үзе моны теләвеннән чыгып карарга кирәк һәм ул моның өчен билгеле бер һөнәри сыйфатларга ия. Парламентта, барыннан да элек, кешеләр эшләргә тиеш, - диде Радий Хәбиров.

Форумда катнашучылар иң актуаль теманы да читләтеп уза алмады - СВО һәм хәрби хезмәткәрләргә ярдәм темасы. Бу сорауга җавап биреп, Башкортстан Башлыгы махсус операциянең авыр тарих булуын, әмма аның башка ягы да барлыгын, аны барысы да күрми, дип билгеләп үтте.

- Безгә барыбызга да билгеле бер тетрәү кирәк иде. СВО белән булган хәл барыбызны да үзебезгә, үз илебезгә читтән карарга, бер-беребезгә карарга мәҗбүр итте. Ул безне барыбызны да берләштерде, - диде ул.

Фото: bashinform.ru

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас