Русия Президенты Владимир Путин башлап җибәргән масштаблы вакыйга илдә өченче тапкыр уза. Аның максаты - Русия суверенитетын ныгытуга хезмәт итәчәк проектларга ярдәм итү, социаль-икътисади үсешкә һәм 2030 елга кадәр үсешнең дәүләт максатларына ирешүгә зур өлеш кертәчәк.
Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры, федераль форумда төбәкне әзерләү һәм катнашу буенча оештыру комитеты рәисе Андрей Назаров һәм АСИ «Төбәкләрне үстерү һәм инвестицияләр» дивизионы проектлары директоры Олег Шевкунов иң кызыклы инициативалар авторларын бүләкләделәр. Алар арасында - ДНК, санлы системалар, социаль инженерия һәм әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендәге эшләнмәләр.
Проектларны бүләкләү алдыннан Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров һәм Стратегик инициативалар агентлыгы генеральный директоры Светлана Чупшева мәктәп укучылары - Милли технологик олимпиада призерлары, Башкортстанда түгәрәкләр хәрәкәтендә актив катнашучылар белән интерактив диалог үткәрделәр. Дискуссия темасы - «Кибер буын: яшь талантлар өчен яңа мөмкинлекләр».
- Без яшьләрнең инженерлык фикеренә, IT-технологияләргә тартылуын күрәбез. Һәм без сезгә ярдәм итәргә тырышабыз. Башкортстан - бу җәһәттән бик көчле төбәк. Бездә көчле техник вузлар. Уфа Фән һәм технологияләр университеты алдынгы инженерлык мәктәбен үстерә. Республикада шундый талантлы егетләр үсеп килүенә без бик шатбыз, - диде Радий Хәбиров. - Стратегик инициативалар агентлыгына зур рәхмәт, күп кенә сынау проектлары өчен ул нәкъ менә Башкортстанны сайлый. Чөнки әгәр без берәр нәрсә вәгъдә итсәк, һичшиксез эшлибез. Сезгә, егетләр, тормыш юлыгызның уңышлы булуын телим. Ә без, өлкәннәр, барыбыз да ярдәм итәрбез.
Фото: glavarb.ru