"Башгидрометүзәк" синоптиклары якын көннәрдә республикада һава торышы фаразын бастырып чыгарды.
Бүген, 13 июньдә, Башкортстанның көньяк районнарында кыска вакытлы яшенле яңгыр явачак. Җил көнчыгыштан, көньяк-көнчыгыштан уртача тизлектә исәчәк. Һава температурасы төнлә +5, +10, төньяк һәм таулы районнарда һавада һәм туфрак өслегендә 0, -3 градуска кадәр суытачак. Көндез һава температурасы +17, +22, көньякта +27 градус булачак.
Иртәгә, 14 июньдә, һава торышы үзгәрмәячәк.
Фото: gorobzor.ru сайтыннан.