+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
14 июнь 2023, 10:56

"Башавтотранс" автопаркын 30 яңа туристик автобус тулыландырды

Бүген “Уфа-Арена” спорт комплексы каршындагы мәйданчыкта Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров “Башавтотранс” паркын тулыландырган 30 яңа туристик автобустан ачкычлар тапшырды.

"Башавтотранс" автопаркын 30 яңа туристик автобус тулыландырды"Башавтотранс" автопаркын 30 яңа туристик автобус тулыландырды
"Башавтотранс" автопаркын 30 яңа туристик автобус тулыландырды

- Бүген без «Башавтотранс»ка яңа автобуслар тапшырабыз. Соңгы дүрт елда автопаркны яңарттык, машина йөртүчеләрнең эш шартларын яхшыртабыз, - диде Радий Хәбиров. - Бу автобуслар туристик һәм шәһәрара рейслар башкарачак. Ышанам, пассажирларга һәм машина йөртүчеләргә аларда уңайлы булачак. Сезгә авариясез йөрү һәм яхшы юллар телим!

"Yutong" маркалы яңа техниканы бөтен Русия буенча халыкара маршрутларга хезмәт күрсәтү өчен сатып алганнар, шул исәптән яңа төбәкләр дә. Исегезгә төшерәбез, "Башавтотранс" Кара диңгез курортларына маршрутлар ачарга планлаштыра. Тиешле гаризаны компания Русия Транспорт министрлыгына юллаган.

Төбәк җитәкчесе 53 кеше сыйдырышлы туристик автобусларны карады. Аларда - җайга салына торган пассажир креслолары, зур багаж отсегы, иярчен навигация, кондиционирлау системасы, тахографлар, мониторлар, электрон җайланмаларны зарядкалау өчен USB-портлар.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас