

Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсенең матбугат хезмәте республика халкын һава торышының начарлануы турында кисәтә. Ведомство мәгълүматлары буенча, 15 июнь көнне көндез республика буенча яшенле яңгыр көтелә, шулай ук гадәттән тыш янгын куркынычы сакланачак.
Яшен һәм җил вакытында агачлар, вакытлыча һәм җиңел алына торган конструкцияләр, тукталышлар астында яшеренергә ярамый. Шулай ук урман массивларында учаклар ягу тыела.
Сак булыгыз, дуслар!