+6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
14 июнь 2023, 10:51

Юлда янә үлем...

Уфа янында булган авария нәтиҗәсендә мотоцикл водителе үлгән, пассажир авыр хәлдә.

Юлда янә үлем...
Юлда янә үлем...
Уфа районының Жуково бистәсендә үлемгә китерүче юл-транспорт һәлакәте булган. Бу хакта Башкортстанның ЮХХДИ матбугат хезмәте хәбәр итә.

Мостовая урамында «Кроссмастер» мотоциклы һәм каршы килгән "Chery Tiggo" машинасы бәрелешкән. Юл-транспорт һәлакәтендә мотоцикл йөртүче урында ук һәлак булган, аның пассажиры җәрәхәтләр белән дәваханәгә озатылган.

Әлеге вакытта авариянең сәбәпләре ачыклана.

Юлларда сак йөрү зарурлыгы турында тагын бер тапкыр кисәтү урынлы булыр.

Фото: gorobzor.ru сайтыннан.

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: