

Йорт хайваннарына җавапсызлык күрсәткән өчен аларның хуҗаларына җәза биреләчәк.
Русия Президенты шушы законга кул куйды [leech=http://kremlin.ru/acts/news/71375]http://kremlin.ru/acts/news/71375[/leech] .
Анда хайваннарны асрау кагыйдәләрен бозучыларга штраф салынуы турында әйтелгән
[leech=https://goo.su/rmtN3Q:]https://goo.su/rmtN3Q:[/leech]
- ташландык йорт хаваннары өчен 30 мең сумга кадәр;
- әгәр ул чит кешене тешләсә, 200 мең сумга кадәр;
- приютта хайваннарны асрау кагыйдәләрен үтәмәгән өчен 30 мең сумга кадәр штраф.
Әгәр кеше хайваннарга карата каты мөгамәләдә икән, мәсәлән, аны ашатмаган, физик көч кулланган, һәм башка таләпләрне үтәмәгән өчен 5 мең сумнан алып 100 мең сумга кадәр административ штраф салулары мөмкин.
Бу кагыйдәләр приютларга, зоопаркларга һәм циркларга да кагыла.