+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
16 июнь 2023, 15:58

Геннадий Зюганов Башкортстанның күргәзмә стендында булды

Бүген XXVI Петербург халыкара икътисади форумы мәйданчыгында КПРФ фракциясе җитәкчесе, Русиянең халык-патриотик көчләре лидеры Геннадий Зюганов Башкортстанның күргәзмә стендында булды.

Геннадий Зюганов Башкортстанның күргәзмә стендында булдыГеннадий Зюганов Башкортстанның күргәзмә стендында булды
Геннадий Зюганов Башкортстанның күргәзмә стендында булды

Төбәк җитәкчесе Радий Хәбиров республика үсешенең өстенлекле юнәлешләре, шулай ук төрле тармаклардагы төп проектлар һәм казанышлар турында сөйләде. Стендта төбәкнең инвестицион, туристлык, сәнәгать һәм фәнни-мәгариф потенциалы тәкъдим ителде.

Геннадий Зюганов пилотсыз авиация өлкәсендәге казанышлары, шул исәптән "БАС-200" очу аппараты белән дә танышты. Аны "Ростех" Дәүләт корпорациясенең "Вертолёты России" холдингы эшләде. Бу машинаны серияле җитештерүне Күмертау предприятиесендә оештырганнар.

Фото: glavarb.ru

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас