+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
16 июнь 2023, 08:42

Исерек водитель җәяүленең гомерен өзгән...

Аллаһ сакласын!

Исерек водитель җәяүленең гомерен өзгән...Исерек водитель җәяүленең гомерен өзгән...
Исерек водитель җәяүленең гомерен өзгән...
Архангель районында төн уртасында үлемгә китерүче юл-транспорт һәлакәте булган. Бу хакта Башкортстанның ЮХХДИ матбугат хезмәте хәбәр итә.

Архангельское авылында Совет урамында билгесез шофер 57 яшьлек җәяүлене бәрдергән һәм юл-транспорт һәлакәте урыныннан качкан. Кызганычка каршы, җәяүле алган җәрәхәтләрдән үлгән. Юл-транспорт һәлакәтен рәсмиләштерү барышында шофер үзе юл-транспорт һәлакәте урынына кайткан. "Renault Sandero" машинасы руле артында 48 яшьлек ир-егет булган.

Аның исерек булуы ачыкланган. Ир-егетне полиция бүлегенә тикшерү өчен алып киткәннәр.

Фото: gorobzor.ru/

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас