

Чара Гайнә волосте башкорт старшинасы, Уложенная комиссия депутаты (1767-1769 еллар) Туктамыш Ишбулатов бюстына чәчәкләр салу белән ачылды.
Бәйрәмне ачып, җыелганнарга Пермь крае губернаторы хакимияте җитәкчесенең беренче урынбасары Леонид Политов мөрәҗәгать итте.
Кунакларны шулай ук Пермь крае Законнар чыгару җыелышы депутаты Георгий Ткаченко һәм Барда муниципаль округы земство җыелышы рәисе Илгизәр Вахитов сәламләде.
Традиция буенча пермьлеләрне котларга Башкортстан делегациясе килде: мәгариф, мәдәният, яшьләр сәясәте һәм спорт комитеты рәисе урынбасары, Башкортстан Республикасы Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты Әлфис Гаязов, Бөтендөнья башкорт корылтае (конгрессы) рәисе Юлдаш Йосыпов һәм Башкортстанның Халыклар дуслыгы йорты директоры урынбасары Рифат Биккулов, Тәтешле районы хакимияте башлыгы Фәнүр Шәйхисламов.
Чараның тантаналы өлешендә бүләкләү тантанасы узды.