+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
21 июнь 2023, 06:50

Русия-Беларусь форумы көннәренә урамнарны ябу графигы

Русия һәм Беларусь төбәкләренең халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсен, "Дуслык урамы" фестивале һәм гастрофестиваль оештыру өчен 18 июньнән 3 июльгә кадәр Гафури урамыннан Совет урамына кадәр участокта Зәки Вәлиди урамы ябылачак. Моннан тыш, 25-28 июньдә Яр буе һәм Генерал-губернатор Перовский урамнары чаты ябылачак.

Русия-Беларусь форумы көннәренә урамнарны ябу графигыРусия-Беларусь форумы көннәренә урамнарны ябу графигы
Русия-Беларусь форумы көннәренә урамнарны ябу графигы
Янәшә торган урамнарда да хәрәкәт чикләнәчәк: 25-28 июньдә Пушкин урамыннан Пятигорск урамына кадәр - Гафури урамы буйлап, Гоголь урамы буйлап - Тукай урамыннан Зәки Вәлиди урамына кадәр, 18 июньнән 3 июльгә кадәр Аксаков урамы буйлап - Пушкин урамыннан Зәки Вәлиди урамына кадәр. 25 июньгә кадәр, кирәк булганда, ябык урамнар янындагы юл-патруль хезмәте дежур хезмәткәрләреннән алынган рөхсәт белән халык ябык территориягә керә алачак.

Шулай ук Пушкин, Тукай, Яр буе урамында хәрәкәтне вакытлыча чикләү ихтималы да бар.

Зинһар, алдан ук үз маршрутыгызны планлаштырыгыз, әйләнеп чыгу юлларын сайлагыз һәм җәмәгать транспортында бару мөмкинлеген карагыз.

Фото: bashinform.ru

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас