+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
23 июнь 2023, 07:26

Өшиселәр алда икән әле

Башкортстанда салкын һава торышы саклана һәм ныграк та суытырга мөмкин.

Өшиселәр алда икән әлеӨшиселәр алда икән әле
Өшиселәр алда икән әле
"Башгидрометүзәк" мәгълүматлары буенча, бүген көндез урыны белән бераз яңгыр явачак. Төньяк-көнбатыштан җил уртача тизлектә исәчәк. Көндез һава температурасы +14, +19 градус булачак.

24 июньдә, шимбә көнне, урыннарда бераз яңгыр көтелә. Җил төньяк-көнбатыштан, уртача тизлектә исәчәк. Һава температурасы төнлә +4, +9, көндез +15, +20 градус булачак.

Якшәмбе, 25 июньдә, төбәктә кыска вакытлы яңгыр көтелә. Җил төньяк, төньяк-көнбатыш уртача тизлектә исәчәк. Һава температурасы төнлә +7, +12, аязганда +2, көндез +15, +20 градуска булачак.

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас