+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
26 июнь 2023, 15:04

Башкортстан ЛХРда социаль объектларны тергезә

Башкортстан Луганск Халык Республикасының социаль объектларын һәм инженерлык инфраструктурасын тергезү эшләрен эзлекле гамәлгә ашыра.

Башкортстан ЛХРда социаль объектларны тергезәБашкортстан ЛХРда социаль объектларны тергезә
Башкортстан ЛХРда социаль объектларны тергезә

Узган атнада Башкортстан Республикасы Хөкүмәте Аппаратыннан һәм МФЦдан директор Наталья Куприянова җитәкчелегендәге делегацияләр Кызыл Луч шәһәрендә булды, анда Башкортстан Хөкүмәте ярдәме белән КФҮ бинасына капиталь ремонт ясалачак.

- Бу төбәктә хәзер күпфункцияле үзәкләр челтәре актив формалаша һәм Башкортстанның Күпфункцияле үзәге халыкка хезмәт күрсәтү процессын оештыру өчен уңайлы шартлар булдыру мәсьәләләрендә кирәкле ярдәм күрсәтә. Безнең 12 еллык тәҗрибәбез бар, ә хезмәттәшләребезгә кыска вакыт эчендә хезмәт күрсәтү дәрәҗәсе бөтен ил буенча гамәлдә булган дәрәҗәгә туры килерлек итеп төзергә кирәк, - дип билгеләп үтте Наталья Куприянова.

Эш сәфәре барышында шәһәр хакимияте белән киңәшмә үткәрелде, анда МФЦ офисларына куелган федераль таләпләр нигезендә бинаны рәсмиләштерү мәсьәләләре, шулай ук операцион залда эш урыннары саны һәм урнашуы турында фикер алышынды. Ремонт эшләрен башлау һәм төгәлләү сроклары турында килешүгә ирешелде. Шулай ук, Башкортстан анда МФЦ белгечләрен сайлап алу һәм укыту ягыннан да ярдәм күрсәтәчәк.

Фото: pravitelstvorb.ru

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас