Очрашуда сәүдә, туризм һәм парламентара хезмәттәшлек өлкәсендә регионнарның үзара хезмәттәшлеген киңәйтү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Исегезгә төшерәбез, 2023 елның 12 февралендә Башкортстан һәм Адыгея хезмәттәшлек турында килештеләр. Документ уртак проектларны гамәлгә ашыруга ярдәм итүне, мәдәни һәм туристик алмашуны, төрле мәсьәләләрдә методик ярдәмне күздә тота.
Радий Хәбиров ассызыклаганча, мондый визитлар мөнәсәбәтләрне үстерүгә һәм товар әйләнешен арттыруга ярдәм итә, уртак эш өчен яңа мөмкинлекләр ача.
– Без Адыгеядәге хезмәттәшләребез белән күп мәсьәләләр буенча тыгыз эшлибез, иң яхшы практикалар белән уртаклашабыз, - диде Радий Хәбиров. - Аерым алганда, без туризм, мәдәният өлкәсендә хезмәттәшлекне үстерү белән кызыксынабыз.
Фото: glavarb.ru