

Беренче вице-премьер, республиканың икътисади үсеш һәм инвестицион сәясәт министры Рөстәм Моратов саммитның төп вакыйгалары төбәк башкаласында 26-28 июньдә узачагын хәбәр итте.
Төбәкләр форумында катнашу өчен барлыгы 4,8 меңгә якын кеше теркәлгән. Уфадагы форумга шулай ук Федерация Советының рәсми делегациясе, федераль министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре, Русия һәм Белоруссия төбәкләре губернаторлары киләчәк.
Форумның эшлекле программасы 27 июньдә старт ала, ә аның төп чарасы 28 июньдә узачак пленар утырыш булачак. Форум мәйданчыгында Русия һәм Белоруссия халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсе эшләячәк. Форумда катнашучылар шулай ук төрле дәрәҗәдәге 100дән артык килешү төзергә планлаштыра.
Башкортстан Башлыгы билгеләп үткәнчә, форум Беларусь белән хезмәттәшлекне үстерүгә яңа импульс бирәчәк.
- Русия белән Белоруссия мөнәсәбәтләре стратегик характерда. Мондый мөһим чараны үткәрү - безнең өчен зур мәртәбә. Кунакчыллыкның иң яхшы традицияләрен күрсәтү мөһим, - диде Радий Хәбиров.
Фото: glavarb.ru