+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
27 июнь 2023, 08:45

"АГНКС-1 Жуковский" ачылды

Башкортстан Республикасы Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров Русия һәм Белоруссия төбәкләренең X форумы кысаларында Уфа районында "АГНКС-1 Жуковский"ны ачу тантанасында катнашты.

"АГНКС-1 Жуковский" ачылды"АГНКС-1 Жуковский" ачылды
"АГНКС-1 Жуковский" ачылды


- Бүген Башкортстанда автомобильгә газ тутыру буенча 51 компрессор станциясе эшли. Шул ук вакытта аларның 17се «Газпром газ-мотор ягулыгы» компаниясе тарафыннан төзелгән. Газ-ягулык салу станцияләре саны буенча республика илдә икенче урында тора. Узган ел гына да без шундый 10 объект төзүне хупладык. Шул ук вакытта төбәктәге иң эре һәм җитештерү станцияләре «Газпром газ-мотор ягулыгы» компаниясе көче белән төзелгән. Бу ягулык салу станцияләренең үзенчәлекле «йөрәге» булып безнең Уфа компрессор заводы компрессорлары тора, – дип ассызыклады Андрей Назаров.

Мондый зур станциянең нәкъ менә Уфа районында урнашуы очраклы түгел. Бу республика автомобиль юллары картасындагы төп нокталарның берсе. Станциядә М5 Урал федераль трассасы буйлап баручы транзит йөк ташучылар гына түгел, ә рейс автобуслары да ягулык сала ала. Моннан тыш, ул М7 Волга федераль трассасының трафигын да үз эченә ала. Станциянең югары үткәрү сәләте газ белән эшләүче транспортның иң киң агымына каршылыксыз ягулык салуны тәэмин итәргә мөмкинлек бирә.

Андрей Назаров «Газпром газ-мотор ягулыгы» компаниясенә республика җитештерүчеләренә ярдәмнәре һәм нәтиҗәле эшләре өчен рәхмәт белдерде.

Фото: Сайт Правительства РБ

 

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас