

28 июньдә Уфада Русия һәм Беларусь төбәкләренең X форумы кысаларында «XXI гасыр славяннары» республика фестивале узачак. Фестиваль профессиональ һәм һәвәскәр фольклор иҗат коллективлары, халык кәсепчелеге һәм славян кухнясы осталары катнашлыгында узачак.
Чара кысаларында концерт номерлары белән Балакатай, Белорет, Дуван, Иглин, Краснокама, Уфа районнары, Октябрьский, Күмертау һәм Белорет халык ансамбльләре чыгыш ясаячак. Мәйданчыкта декоратив-гамәли сәнгать эшләнмәләре күрсәтеләчәк. Үз иҗади эшләрен Уфаның гына түгел, республиканың шәһәр һәм районнарының да әйдәп баручы осталары күрсәтәчәк.
Фестивальнең хедлайнеры "Узорица" төркеме булачак. Тамашачыларны борынгы инструментларның актуаль электроника белән ярашуын, урыс фольклоры нигезендә ачык тамаша көтә.
Концерт программасы 12.00 сәгатьтә башлана.
Оештыручылар: Башкортстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Халык иҗаты республика үзәге, Башкортстан халыклары дуслыгы йорты, Башкортстан Урыслары Соборы.