Җәяүле экскурсия Туристлык-мәгълүмат үзәгеннән - “Карвәнсарай” ишегалдында башлана, аннан соң “7 кыз” фонтаны, Башкорт дәүләт опера һәм балет театры, Башкортстан Милли музее, Совет мәйданында Русия Герое, генерал-майор Миңнегали Шәйморатов һәйкәле, Заһир Исмәгыйлев һәм Федор Шаляпин һәйкәлләре, Шевчук аркасы, Ленин скверында В. Ленин һәйкәле, “Арт-квадрат”. Экскурсияләр башлану вакыты: 11.00, 14.00 һәм 20.00 сәгатьтә, дәвамлылыгы 1,5 сәгать.
Ике катлы автобуста экскурсия программасы “Карвәнсарай” ишегалды алдындагы мәйданнан көненә өч тапкыр оештырылган –10.00, 13.00 һәм 19.00 сәгатьләрдә. Экскурсия дәвамлылыгы: 1,5-2 сәгать. Форум кунаклары Башкортстан башкаласының мәдәни һәм истәлекле урыннарында булачак.
Шулай ук бу көннәрдә форумда катнашучылар Агыйдел елгасы буйлап теплоходта йөзәргә чакырыла. Салават Юлаев причалыннан (Агыйдел елгасы яр буе, Салават Юлаев һәйкәле астында) теплоходлар 11.00, 15.00 һәм 19.00 сәгатьтә китә.
Фото: biznestur.bashkortostan.ru